Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кади авылында бер ир-егет батып үлгән

Шушы көннәрдә Иске Кади авылында 1986 нчы елгы ир-ат батып үлгән.

Якташыбыз кибеткә дип чыгып киткән һәм кайтмаган, берничә көннән соң аның үле гәүдәсен Сөлчә елгасыннан табып алганнар.

Полиция хезмәткәрләре сүзе буенча, ул күпер аша чыкканда таеп егылган һәм елгага төшеп китеп тончыккан.

Ел да көзге-кышкы чорда Татарстан елгаларында да дистәләрчә кеше һәлак була, шул исәптән балалар да. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнгә килеп чыга бу.

Нык салкыннар башланганчы, бигрәк тә ноябрьдә, елгаларда боз тотрыксыз була. Кичке һәм төнге салкыннан ныгып киткән боз көндезләрен җылыткач, авырлыкны күтәрә алмый.

Шуңа да бу вакытта бозга кермәскә кирәк, бу хакта аеруча балаларга җиткерү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев