Узган көннәрдә республикада көйсезләнгән табигать безнең районга да зыян салып өлгергән. Көчле җил Яңа Элмәледә машина-трактор паркының гараж түбәсен алган.
-“Сөлчә” җәмгыятенең бу авылда тракторлар куела торган шушы гаражының калай түбәсен, аскы такталары - обрешеткалары белән бергә кубарып, 20-25 метр ераклыкка илтеп ыргыткан. Җил юлларда кайбер юл билгеләренә дә зыян салды. Ә башка бәла-казалар хакында безгә хәбәрләр булмады, - ди районның 135нче янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин.
.jpg)
.jpg)
Фәрит Яруллин фотолары
Нет комментариев