Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Яңа Элмәледә авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы ачылды

Яңа Элмәле авылында бер көнне ике бәйрәм булды: республика программасы кысаларында төзелгән авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы ачылды һәм Яңа Элмәле авыл җирлегенең рәсми символлары теркәлү турында таныклыклар тапшырылды.

Авыл халкының олы шатлыгын уртаклашу өчен бирегә бик күп кунак килгән, алар арасында  “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе киңәшчесе Владимир Козонков, Федерация Советының Сенаторлар клубы башкарма директоры Николай Тузов, район башлыгы Рамил Айбатов, районның авыл җирлекләре башлыклары да бар иде.

-Бүген районыбыз, Яңа Элмәле авыл җирлеге  тарихына кереп кала торган үзенчәлекле көн: биредә  республика программасы кысаларында сафка бастырылган яңа административ бина ачыла һәм Яңа Элмәле авыл җирлегенең гербы һәм флагы тәкъдим ителә. Җирле үзидарә органнары күп төрле мәсьәләләр хәл итү белән мәшгуль. Кешеләр яңа биналарга бары тик яхшы хәбәрләр белән генә килсен иде. Бина хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырырга ярдәм итсен, - диде Рамил Тәлгать улы. – Ә герб һәм әләм – ул матур рәсемнәр генә түгел, ә авыл җирлегенең үзенчәлеген, тарихын, бердәмлеген чагылдыручы символлар.

Район җитәкчесе бәйрәмгә бүләк тә алып килгән, Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Илдар Җамалетдиновка җирлек өчен 100 мең сумга сертификат тапшырды.

Авыл җирлегенең геральдик символларын Федерация Советының Сенаторлар клубы башкарма директоры Николай Тузов һәм Бөтенроссия геральдика җәмгыятенең хөрмәтле әгъзасы Ефим Комаровский ясаганнар. Гербтагы яшел һәм кызыл төсләр, авыл җирлегендә урнашкан ике авылны: Иске Элмәлене һәм Яңа Элмәлене чагылдыра, ә уңыш, иминлек, бәхет китерүче дагалар шулай ук ике авылның бердәмлеген аңлата.

Яңа Элмәле авыл җирлеге составына ике торак пункт: Яңа Элмәле (210 йорт) һәм Иске Элмәле (200 йорт) авыллары керә. Биредә 1068 кеше, нигездә, чувашлар яши.

Символик кызыл тасманы кискәч, хөрмәтле кунаклар административ бинаның бүлмәләре белән таныштылар.

Заманча стандартларга җавап бирә торган яңа административ бина авылның үзәк мәйданында, ФАП һәм авыл мәдәният йорты белән янәшә урнашкан. Сүз уңаеннан, биредә фельдшер-акушерлык пункты шулай ук республика программасы буенча төзелде, ә мәдәният йорты республика ярдәме белән яңа төс алды. Бина бик матур, җайлы гына килеп чыккан, эче якты, һәр белгечнең үз кабинеты бар. Программага мебельләр белән тәэмин итү дә кергәнлектән, мебельләр дә урнаштырылган. Инженерлык челтәрләре сузылган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәктер, күптән түгел генә әлеге социаль объектлар урнашкан Ленин урамына юл ясалды, асфальт түшәлде.

Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Илдар Җамалетдинов, үз чиратында, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, район җитәкчелегенә һәм объектны төзүгә зур өлеш керткән барлык кешегә рәхмәт белдерде. Бу көнне байтак якташларыбызга Сенаторлар клубының Мактау грамоталарын һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Тантана Яңа Элмәледә туган чуваш халык шагыйре Порфирий Афанасьевның туган нигезендә ачылган музей-йорт янында дәвам итте.

Биредә кунакларны район территориясендә яшәүче төп халыкларның көнкүреше һәм мәдәнияте чагылдырылган милли йортларда каршы алдылар, милли ашлар белән сыйладылар.

Бүген кунаклар музей-йортка да керделәр, Порфирий Васильевичка кагылышлы почмакларны, экспозицияләрне, фоторәсемнәрне карадылар. Экспонатлар: эш кораллары, киемнәр дә байтак җыелган. Чабаксарда яшәүче 83 яшьлек якташыбыз соңгы елларда туган авылына кайта алмый, сәламәтлеге шәптән түгел икән.

Ике ел элек йорт-музей янәшәсенде утыртылган 99 төп алмагач үсентеләре дә тамыр җибәргән.

Район үзешчәннәре әзерләгән концерт программасы да бу көнне күпләрнең күңеленә хуш килгәндер.

Гөлсирә шәрифуллина фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев