Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Ерактагы балык тәмлерәк була: Элмәле буасындагы ярышта 79 балыкчы катнашты

Галия Латфуллина җәен 4 килограммлы диярлек карп балыгын тоту рәхәтен кичергән, ә кышын аның иң зур “трофее” – 1,5 килограммлы сазан.

Сак хезмәтендә эшләүче күршебезнең (ул Яңа Чишмә районының Акбүре авылыннан) Элмәле буасында узган балыкчылар ярышында тишкән бәкеләрендә әүвәл бернинди хәрәкәт булмады. Урыннарны әллә ничә алыштырырга туры килде аңа. Килсә, килә бит, эше ходка китте: 3 килограммга якын балык эләктерде. Ярышны оештыручылар – районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре һәвәскәр балыкчыны  “Уңышлы балыкчы” (“Удачливая рыбачка”) номинациясендә бүләкләделәр.

-Без – балыкчылар аралашабыз. Нурлаттан шалтыраттылар, Чирмешәндә ярыш була, дип. Барып карыйм әле мин әйтәм. Ерактагы балык тәмлерәк бит ул, - дип көлде Галия ханым. –Кышын балык тотарга теләсә кайсы урынга кереп була, җәй көне ярдан гына кармак саласы, һәркемнең көймәсе юк бит. Кыш көне менә шундый кечкенә генә кармак белән бәкедән 1,5-2 килограммлы балыклар тартып чыгарасың да адреналин аласың. Рәхәт инде.

Элмәле буасындагы ярышта Галия ханым сыман 79 балыкчы кармак салды. Араларында бик яшьләре, олылары бар. Самара өлкәсенең Шентала, Челно-Вершины, Исаклы районыннан, Нурлаттан, Әлмәттән, Аксубайдан, хәтта Арчадан, Казаннан да килгәннәр.

Чирмешәннән Дамир һәм Динара Талиповлар балыкка балалары белән – дүртәү чыкканнар. Шунлыктан термостагы кайнар чәйләре, бутербродлары да “тиз урнашты”.

-Дөресен генә әйткәндә, балалар котыртты. Кышка балыкка барабыз дип җәйдән үк җыендылар. Бик рәхәт, чыннан да, балыгыннан бигрәк тә, ял көне йөреп, саф һава сулап кайтуың ни тора?! - диде гаилә башлыгы.

Талиповлар бәйгедән “Балыкчылар династиясе” номинациясендә бүләк алып киттеләр. Кызлары, 7 яшьлек Айсельне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов “Иң яшь балыкчы” буларак та бүләкләде.

Башка номинацияләрдә җиңүчеләр түбәндәгеләр:

-“СВОда катнашучы балыкчы” – Андрей Маляков (Әккәрәй);

-“Иң зур балык тотучы” – Сергей Зверев (Челно-Вершины);

-“Беренче тотылган балык” – Риназ Минһаҗев (Казан);

-“Иң күп балык тотучы” – Владимир Захаров;

-“Иң олы балыкчы” – Әсхәт Гайнетдинов (Нурлат районы).

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев