“Энерготехсервис” җәмгыяте җитәкчесе авылдашына “Безнең Чирмешән”гә подписка бүләк итте
Лашман авылыннан улы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Тәгъзимә Мөхәммәтҗанова район яңалыкларын бүләк газетадан укыячак.
Чирмешәндәге “Энерготехсервис” җәмгыяте җитәкчесе Илдар Нуруллин быел да туган авылындагы бер якташын шундый бүләк белән сөендерде. Ул ялгыз ананы 2026 елның беренче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) район газетасына яздырды. Илдар Максум улы, бик зур рәхмәт аңа, инде ничәмә еллар авылдашларына шулай подписка бүләк итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев