Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Девичья Полянада бар да “староста” контролендә

Авылдагы мондый тәртип Анатолий Кузьминга бәйле дию артык булмас. Йорттан-йортка кереп, ул авылдашларын чисталыкка өнди, өмәләргә чакыра, үз акчасына кирәк-ярак та ала.

-Халык бөтен җирдә бер ул, - ди Анатолий Николаевич. -Кеше белән кешечә, сабыр гына сөйләшергә кирәк. Төрлебез төрле инде, нишләтәсең. Мин үзем дә яшьрәк чакта бик кызу идем. Кемдер яшьтән сабыр, кемдер соңрак “олыгая”.

Кирәклеген аңлаткач, авылдашлар инде ике тапкыр зиратта оештырылган өмәгә килделәр. Изге урында әле тагын җыештырасы була, әйтик, үләннәр үсә башлагач.

Анатолий Николаевич, минеке түгел дип тормый, күршеләрендәге буш йортлар тирәсендә дә чүп үсәргә юл куймый. Үзенең үлән чапкычы бар.

Пенсиядәге кешенең буш вакыты күп диләр, әмма Анатолий Кузьмин көннең ничек үткәнен сизми дә кала.

-Иртәнге сәгать биштә үк аякта мин. Әүвәл тавыкларны ашатам, аннары чисталарга керешәм. Бакчада да эш җитәрлек. Компьютерыбыз бар, әмма анда озак утырмыйм. Әле елга буйларын әйләнеп кайттым, анда балыкчылар калдырган чүп-чарны җыештырдым. Пычраткалыйлар шул табигатебезне, андыйларны кисәтеп тә торам.

 

-Ул Девичья Полянаның старостасы сыман, - ди Ульяновка авыл җирлеге җитәкчесе Самат Шәмсетдинов. -Барын да оештыра, ул-бу очрагында миңа шалтырата. Проблемаларны аңлашып хәл итәбез.

 

-Самат Закиевич үзе дә бик игътибарлы кеше, - ди Кузьмин. -Нәрсәдер турында әйтүең була, озакламый үзе үк килеп җитә, мәсьәләне чишү юлын таба.

Анатолий Николаевич туган авылына моннан биш ел элек әйләнеп кайта. Инвалид әтиләрен карарга Девичья Полянага гаиләләре белән күченгәннәр. Әтиләре 2013 елда вафат булган.

Моңа кадәр, якташыбыз 40 ел тирәсе Себердә, Чиләбедә яши һәм күтәргеч машинисты һәм МАЗ йөртүче булып эшли. Нефтеюганскида хәтта аерым, мунчалы йорт та төзи, шунда якташларын, туганнарын да еш кына кунакка чакыра. Аерым йортта рәхәт бит, Девичья Полянадагы әти-әнисе йортын да өр-яңадан, бик матур итеп төзегәннәр, уңайлыклар булдырганнар.

Хатыны Людмила Модестовна белән аны чаңгы юлында да еш күрергә мөмкин. Узган кышта алар 120(!) тапкыр чаңгыга басканнар. Бер чыкканда кимендә14 километр ара узалар. Әле ярышларга да барганнар.

-Күптән түгел Иске Котышта концерт куйдык, - ди Девичья Полянаның 63 яшьлек “старостасы”. –Хатыным белән, хорда җырладык. Моңа кадәр сәхнәгә чыкканым юк иде әле. Мин чуваш һәм рус халык җырларын аеруча яратам.

Анатолий Кузьмин  нәфесле кеше түгел. Ул 11 еллык “Лада”да йөри, телефоны да инде 15 еллык. Балалары – кызлары һәм уллары өчен борчылмыйлар –икесенә дә квартира һәм машина алырга булышканнар.

-Эшем бар әле, - ди ветеран. –Өйдә үк душ ясап куярга хыялланам.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев