Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Чишмәкәй” балалар бакчасында Гаилә көне үткәргәннәр

Чирмешәндәге “Чишмәкәй” балалар бакчасында Гаилә елына багышлап, Гаилә көне үткәргәннәр. Балалар бакчасына йөрүче балалар, ата-аналар белән бергәләп, “Гаилә - бәхет чишмәсе” дип аталган бәйгедә катнашканнар.

Барлыгы биш биремнән торган көч сынашуда гаиләләр үзләренең көнкүрешен, үз милләтләренә хас гореф-гадәтләрен, бергәләп пешергән яраткан ризыклары һәм кул эшләре белән таныштырганнар. Әлеге чарада катнашкан Мөхәмәтшиннар, Мусиннар, Ибраһимовлар, Кузнецовлар истәлек бүләкләре белән бәяләнгән.

“Чишмәкәй” балалар бакчасына балаларын йортүче ата-аналар балалар бакчасы җитәкчелегенә милли гореф-гадәтләрне саклауга, гаиләләрне берләштерүгә юнәлтелгән чаралар оештырган өчен бик рәхмәтле.

Гөльназ Мисбахова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев