Чирмешәннең полиция хезмәткәрләре бәйрәмнәрдә көчәйтелгән режимда эшләячәк
1 сентябрьдә – Белем көнендә район мәктәпләрендә тантаналы линейкалар узачак, ә 14е – сайлау. Әлеге зур чараларны бәла-казасыз үткәрү зарур. Районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында уяулыкны арттырырга куштылар.
Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Илнар Җиһаншин үз чыгышында бу көннәрдә полиция хезмәткәрләренең көчәйтелгән режимда эшләячәген әйтте. Тәртип сакчылары тикшерүләрне, рейдларны ешайтачак. Исерек хәлдә автотранспорт белән идарә итүчеләрне ачыклауга, яшүсмерләр арасында тәртип бозуларны булдырмауга игътибарны арттыралар. Гомумән, уяулык гел кирәк.
-Урманнарда блиндажларга тап булган очракта, торак пунктларда шикле ят кешеләр күренсә, полициягә хәбәр итү зарур. Буш йортларны, күп фатирлы йортларның подвал, чормаларын даими тикшереп торырга кирәк, диде Илнар Илфак улы.
Уку елы башлангач, балаларны мәктәп автобуслары йөртәчәк. Укучыларны имин, бәла-казасыз йөртер өчен анда да куркынычсызлык таләпләрен онытмау зарур. Шоферлар белән инструктажлар үткәрү мөһим. Мәктәп автобусларында ят кешеләр йөртү тыела.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев