Чирмешәннең полиция ветераннары балаларны бүләкләр белән сөендерделәр
Чирмешәннең полиция ветераннары Яңа ел алдыннан бер төркем балаларны татлы күчтәнәчләр белән сөендерделәр.
-Полиция хезмәткәрләренең ветераннар оешмасы 38 кешене берләштерә, - ди район эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе Наилә Мәссарова. – Без киңәшләштек тә, акча җыеп, Лашман урта мәктәбенең коррекцион сыйныфларында укучыларга һәм әтиләре махсус хәрби операция зонасында һәлак булган якташларыбызның балаларына Яңа ел бүләкләре әзерләдек. Аларны барысын да, мәктәпләргә барып, үзләренә тапшырдык. Әлеге игелекле гамәлдән бер хезмәттәшебез дә читтә калмады, рәхмәт аларга.
Наилә Мәссарова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев