Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләрне хөрмәтләделәр
Безнең районда

Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләрне хөрмәтләделәр

Инвалидлар декадасы кысаларында районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә концерт оештырдылар.

Монда яшәүче әбиләрне, бабайларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов һәм йорт-интернат директоры Наил Мостафин сәламләделәр.

Балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре оештырган чарада биредә яшәүчеләр хөрмәтенә моңлы җырлар, биюләр башкарылды. Берәүләр артистларга кушылып җырлап та утырдылар, хәтта чыгып биючеләр дә булды. Соңыннан өлкәннәрне бәйрәмчә табын көйләп сыйладылар.


Нет комментариев