Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең коррупциягә каршы комиссиясе ярты елда ике утырыш үткәргән

Агымдагы елда коррупциягә каршы тору комиссиясенең ике утырышы үткәрелгән, анда 10 мәсьәлә каралган, аларның нәтиҗәләре буенча 21 контроль йөкләмә бирелгән.

– Районда коррупциягә каршы эшчәнлек мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә, – диде муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин. – Барлык чаралар да тиешле муниципаль программа кысаларында гамәлгә ашырыла. Алар конкрет характер йөртә һәм контрольдә тотыла.

Район хакимиятендә “Коррупциягә каршы көрәш буенча мәгълүматлар” дигән стенд урнаштырылган. Анда гел темалар яктыртыла һәм һәрдаим яңартылып тора.
 Комиссия алты айда ике утырыш үткәргән, хокук саклау органнары һәм прокуратура хезмәткәрләре белем бирү учреждениеләрендә ачык дәресләр үткәргән, аңлату эшләре алып барган. Район Советы бинасында “ышаныч тартмасы” куелган, “ышаныч телефоны” эшли. 

– Һәр җомга тартманы ачып карыйбыз. Агымдагы елның беренче яртысында мөрәҗәгатьләр кермәде,   шулай ук “ышаныч телефонына” да шалтыратучылар булмады, – диде Рәсим Гариф улы. – Хәзергесе вакытта хакимият органнарының халык белән элемтәнең иң нәтиҗәле, популяр ысулы – социаль челтәрләрдәге рәсми битләр. Рәсми аккаунтларда халыкны борчыган проблемалар турында фикер алышу алып барыла, чирмешәнлеләр җитешсезлекләр турында үз фикерләрен шунда да калдыра алалар.

Сүз уңаеннан, әгәр дә коррупция фактына тап булсагыз, “ышаныч телефоны” на шалтыратыгыз: (884396) 2-58-37.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев