Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Чирмешәннең “Кояшлы” лагерында икенче смена башланды

“Кояшлы” ял һәм сәламәтләндерү лагерында 7 июльдән икенче смена башланды.

- Беренче сменада 55 бала ял итте, икенче сменага районыбызның төрле авылларыннан  57 укучы килде, - диде смена начальнигы Таһир Рәхимҗанов.- Балаларның көннәре бик күңелле үтте, бер минут буш вакытлары юк иде, көн саен берничә чара оештырдык.

Биредә балаларны биш тапкыр ашаталар. Беренче сменада ял итүчеләрне Әлмәткә экскурсиягә алып барганнар, мондый сәфәрне бу смена балалары өчен дә планлаштыралар. Моннан тыш укучыларны район үзәгенә экскурсияләргә алып киләләр, алар физкультура-сәламәтләндерү үзәге бассейнында су да керәләр.

Лагерьга кунаклар да еш килә, юл инспекторлары, янгын часте хезмәткәрләре, “Яшьтәш” клубы педагоглары биредә очрашулар, мастер-класслар, викториналар үткәрәләр, балаларны бүләкләр белән сөендерәләр.

Ольга Галеева фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев