Чирмешәннең иң чыдам янгын сүндерүчеләре ярышларга әзерләнә
Районның янгын-коткару хезмәте белгечләре ике ярышта сыналачак.
Сентябрь аенда узачак республика күләмендәге бәйгедә коткаручылар газ һәм төтеннән саклану хезмәте буенча осталыкларын күрсәтә, әйтик, төтен тулы бинадан бәлага таручыны табып алып чыгу. Әлбәттә, анда башка төрле биремнәр дә булачак: чыдамлылык тикшерелә, йөгерү ярышы була, физик нагрузка, теоретик белемнәр дә бәяләнәчәк.
- Ә Аксубайда узачак зона этабы кроссфит дигән ярышлар исә күбрәк нәкъ менә янгын, ут сүндерү белән бәйле, анда вакытка рукав сүтү, киенү, тизлек, осталык сынала. Әлбәттә конкурсантларга монда да чыдамлылыкларын, көчләрен дә күрсәтергә туры киләчәк. Егетләр буш вакытларында әлеге ярышларга әзерләнә, - ди янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин.
Марат Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев