Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең «Яшьтәш” клубында балчыктан эшләнмәләр ясарга өйрәтәләр

Озын җәйге каникул чорында һәр ата-ана баласының ялын кызыклы гына түгел, файдалы да итеп оештырырга тырыша.

-Мин дә балаларымны Чирмешәндәге “Яшьтәш” яшьләр һәм яшүсмерләр клубына алып килдем. Безне клубның җитәкчесе Диләфрүз Мәгъсумова ачык йөз белән каршы алды. Биредә ял итү һәм балаларның, яшүсмерләрнең төрле яклап үсеше өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган, - дип яза редакциягә җибәргән хатында Дилә Кәримова.

Алар өчен педагог-оештыручылар Гүзәлия Сафиуллина, Альбина Гыйләҗева, Галина Микушова, Мөслимә Гайнетдинова һәм Сәлимҗан Гамиров төрле түгәрәкләр, иҗади берләшмәләр тәкъдим итәләр. Биредә балчыктан, агачтан төрле эшләнмәләр ясау, тегү, лего конструкторларын төзү, агачка яндырып рәсем төшерү белән һәм патриотик клубта шөгыльләнергә мөмкин. Начар гадәтләргә каршы, хокук бозуларны кисәтү юнәлешендә профилактик чаралар, патриотик акцияләр дә үткәрелә. “Лимонад вечеринкасы”, “Ишегалды уеннары”, “Пикник”, “Өстәл уеннары”, “Спорт бәйрәме”, “Халык уеннары”  кебек күңел ачу чараларын һәр бала көтеп ала.

Балаларыбыз өчен шундый мөмкинлек тудырган өчен район башлыгы Рамил Айбатовка, “Яшьтәш” клубы мөдире Диләфрүз  Мәгъсумова, биредәге барлык хезмәткәрләргә дә зур рәхмәт белдерәбез.

Гүзәлия Сафиуллина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев