Чирмешәнне Самара өлкәсе ягына әйләнеп уза торган олы юлны капиталь ремонтлауга керештеләр.
Төзүчеләр әүвәл юлның иске асфальт өслеген кырып алып, нигезен ныгытачаклар. Юл кырыйлары (откослары) да ясалгач, яңа асфальт түшәләчәк. Моннан транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылды.

Юлчылар бу атнада Лагерка авылына алып керә торган юл ремонтына да төшәләр.
Нет комментариев