Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәннән Регина Кәлимуллина сайлауда беренче тапкыр катнаша

Чирмешәндә яшәүче 18 яше тулган кыз - Регина Кәлимуллина бүген беренче тапкыр сайлауларда катнашты. Тәүге тавыш бирүе Татарстан Рәисен һәм җирле депутатларны сайлауга туры килде.

-Дөресен әйткәндә, элек тә әти-әни белән сайлау участогына ияреп килә идем, ничек эшләргә, сайлау тәртибе миңа яхшы таныш, - ди Регина. – Минем уйлавымча, сайлауда бөтен кеше үзенең гражданлык позициясен белдерергә тиеш, чөнки һәр тавыш бик мөһим. Без – яшьләрнең киләчәкне уңай якка үзгәртәсебез килә икән, өйдә утырырга ярамый, сайлау участогына барып, лаеклы кандидатка үз тавышыңны бирергә кирәк, дип саныйм. Безгә шушы республикада  яшисе бит. Шуңа да үземнең һәм үсеп килүче буынның тормышын яхшырту теләге белән әлеге сайлауда катнашам.

Регина Яр Чаллы педагогия институтында укый. Бүген дә сайлауларга ул әти-әнисе белән килгән.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе  урынбасары Рәфис Гафуров әйтүенчә, иртәнге сәгать 10 га, исемлеккә кертелгән гражданнарның 4939сы, ягъни  36,97  проценты тавыш биргән дә.

Әккәрәй, Югары Кәминкә, Иске Үтәмеш, Чумачка сайлау участокларында бюллетень алучылар шактый инде, теркәлгәннәрнең 50 процентына кадәр үк.

Район үзәгендә сайлаучыларның 40 проценты бюллетень алган.

Сайлауларда хокук бозулар юк, әлегә моңа бәйле шикаятьләр булмаган. Тавыш бирү иртәнге 7дән 20 сәгатькә кадәр уза.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев