Чирмешәнлеләр Россия көнен велойөреш белән каршы алды
Безнең районда

Чирмешәнлеләр Россия көнен велойөреш белән каршы алды

Якташларыбыз Россия Федерациясе флагларын җилфелдертеп, илнең төп бәйрәме - Россия көне уңаеннан оештырылган велоузышта катнаштылар.

Ике тәгәрмәчле транспортка утырып, балалар белән өлкәннәр район үзәге урамнары буйлап уздылар. Иң кечкенә катнашучы – Илья Карповка нибары алты, иң олы велосипедчы – Вячеслав Кеняга 61 яшь.

-Минем мондый чараларны калдырганым юк. Бүгенге марафон да безнең бердәмлекне күрсәтә, яшьләрдә патриотик хисләр тәрбияли, -  диде ул.

Велойөрешне  “Орион” яшьләр үзәге оештырды.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 


Нет комментариев