Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр мәктәпкә әзерләнә

Ямьле җәй дә үтеп бара. Өч ай буе тынып торган мәктәп коридорлары тиздән янә шау-гөр килер. Хәзер исә ата-аналар өчен ыгы-зыгылы, мәшәкатьле вакыт: балаларны мәктәпкә киендерәсе бар.

Татьяна Герасимова (Чирмешән): - Әлегә мәктәпкә бер генә балабызны әзерлибез. Балалар үсә бара, былтыргы киемнәр быел ярамый. Хәзер инде балалар бүлегендә генә яраклы киемнәр табып булмый. Шуңа күрә, Казанга барып, өлкәннәр өчен кибетләрдән сайлап алдык. Барлык кирәк-яракны да алып бетердек диярлек. Бераз вак-төяк канцелярия товарлары гына аласы калды.
25 меңнәргә сыешырбыз, дип уйлыйм.

Фәнил Дәүләтшин (Түбән Чегодай): - Мәктәп кирәк-яракларын, нигездә, хатыным сайлап ала, мин анда-монда алып кына барам. Дүрт балабызның икесе әле балалар бакчасына йөри, икесе – мәктәп яшендә. Август керүгә үк барысын да алып куярга тырышабыз, әле сайлап алу мөмкинлеге була. Соңга калсаң, кирәкле үлчәмнәрен, әйберләрен табу кыенлаша. Сыйфатлы күлмәкләр, костюмнар алыйм дисәң, ике балага 25-30 меңнәр китә инде. Шунсыз булмый. Рәхмәт әле, күп балалы гаилә булгач, ел да “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында да ярдәм күрәбез. Анысы да бик файдалы, урынлы.

Анастасия Егорова (Чирмешән): - Гаиләбездә өч бала, олысы студент, кечкенәләре мәктәптә укыйлар. Нәрсә диим, кием-салым да, канцелярия товарлары да елдан-ел кыйммәтләнә бара. Гадәттә, әйберләрне ярминкәләрдән, Чирмешән кибетләреннән алабыз. Акчаң булса, әйберләр җитәрлек хәзер. Ә менә хезмәт хакы түбән булса, кыенрак. Мин уку елы тәмамлангач ук мәктәп кирәк-яракларына “ревизия” ясап куям: нәрсәләре киләсе елга да ярарлык, кайсыларын яңартырга икәнлеген барлыйм. Августка кадәр канцелярия товарларын ярты елга җитәрлек алып куям, ике балага ун меңнәр чамасы китә. Августта инде киемсалым алабыз. Бөтенесен бер вакытка калдырсаң,
финанс яктан авыр була.

Марина Иванова (Ульяновка): - Балаларны киендерергә Әлмәт шәһәренә барып кайттык. Сайлап алу мөмкинлеге бар: теләгеңә карап сыйфатлырагы, кыйбатрагы да, арзанрак әйбернең инде сыйфаты да шул чама гына. Кызыбызның былтыргы рюкзагы да әле яңа кебек, шуңа анысына булса да быел экономия. Әле спорт киемнәре, дәфтәрләр, ручкалар аласы бар.

Лилия Гаязова (Чирмешән): - Әле мәктәп кирәк-яраклары ала башламаган. Танышлардан гына сорап беләм, августка бәяләр җәй башындагыга караганда да күпкә арткан. Бөтен халык ала башлагач шулай була. Шушы көннәрдә улым белән кибетләргә чыгып сайлый башларга җыенабыз. Күлмәкләр дә кирәк, 9 нчы – чыгарылыш сыйныфы булгач костюмның да әйбәтрәген аласы. Берничә ай алдан акча җыя башлыйм инде. Көне килеп җиткәч кенә зур сумманы җиткерү авыр.

Илсөяр Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев