Чирмешәнгә кыш 1996 елда да шулайрак килгән
Ничектер көттерә төшеп, суыклары белән кинәт килде быел кыш. Бураннардан соң карны да көрәп кенә өлгер.
Исхак Әбүнәгыймов, “Татавтодор”ның райондагы участогы начальнигы: - Техникаларыбыз тәүлек әйләнәсе юлларны чистарта, эш ике сменада оештырылган. Трассага биш катнаш юл машинасы, өч МТЗ тракторы, ике грейдер һәм төягеч (погрузчик) чыга.
Дмитрий Долгополов, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе: - Чирмешән урамнарында ун берәмлек техника эшли, тротуарларны чистартырга да трактор бар. Аларның эш көне иртәнге сәгать 5тә башлана. Дөрес, бөтен урамнарга да бер вакытта барып җитә алмыйлар.
Мингәрәй Әминов, Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы: - 2019 елда грант буенча алган тракторыбыз эшләп тора, тракторчыдан да уңдык, Самат Гафиятуллин Утыз Имән һәм Кызыл Чишмә авыллары урамнарын көрәп тора. Бу көннәрдә кар-буран булгач, аңа ял аз эләкте.
Александр Митякин, Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы: - Авыл урамнарын кардан чистарту өчен ике тракторыбыз бар. Әлегә бер техника да өлгерә. Чумачка халкы читтән ярдәм дә көтеп тормый, шәхси тракторлы булганнар авылны юлсыз калдырмый.
Дания Хәсәнова (Туймәт): - Авыл җирлеге тракторы урамнарны чистартып тора. Кар көрәкләренә дә эш булды, йортны, капка төпләрен үзебез чистартабыз.
Сәлихҗан Бикбов (Бәркәтә): - 1996 елны да кыш шулайрак килгәне истә. Быелгы кебек декабрь башында да җылы торды да, ай уртасында кинәт суытып кар төште. Ял көннәрендә буранлап алды шул. Йортны, капка төбен көрәргә үземнең тракторны кабызыга туры килде, ә урамнардан авыл җирлеге тракторы уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев