Чирмешәндәге ярминкәгә кишер алып килгәннәр
Безнең районда

Чирмешәндәге ярминкәгә кишер алып килгәннәр

Ришат Галиев Чирмешәндә үтүче бүгенге ярминкәгә чуар тавыклар алып килгән. Йомырка-ит токымлы бу кошларның берсе 400 сум тора.

Катнашазык ашап үскән 5 айлык тавыклар йомырка да сала башлаган.

- Быел бройлер, кызыл тавыкларны, чебешләрне дә күп алдылар, - ди сатучы. – Чуарларын да гел сорыйлар.

Сынау өчен, үзенең инкубаторында каз бәпкәләре дә чыгарган Ришат. Алар исән-сау үсәләр икән.

Сосновкадан Петр Статиннар хуҗалыгында кишер бик уңган. Уңышның берничә капчыгын ярминкәдә саттылар.

- Куяннарга да күп кишеребез, - ди ул. – Түтәлләргә су сипмәдек, быел яңгырлар җитәрлек булды. Уңышның сере – иртә чәчү, дымлы җирдә орлыклар яхшы тишелә.

Бүгенге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә башка ризыклар да күп иде, шул исәптән бәрәңге, ит тә. Сүз уңаеннан, итнең килосы 450-480 сум тирәсе. Кирәксенүчеләр булса да, кәбестә һәм бөртек сатучылар күренмәде.

Кадыйр Гомәров фотолары

 

 


Нет комментариев