Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндәге ярминкәдә артистларыбыз сайлауга ямь өстәде

Бүген район үзәгендә сайлауда катнашкан чирмешәнлеләрнең байтагы “Кәрвансарай” мәйданында оештырылган ярминкәдә үзенә кирәк товарын тапты.

-Гаилә белән тавышыбызны биреп чыктык, фотога төштек, хәзер менә ярминкә карыйбыз. Музыка уйнап тора, бәйрәм кәефе бар. Сайланган кешеләребез исән-сау эшләсеннәр, аларга уңышлар телим, - диде Чирмешәннән Мәсхүт Хөсәенов.

 

-Без дә сайлап чыктык. Ярминкә бик матур, товарлар күп, әнә артистларыбыз да җырлап тора. Ә сайланган Рәисебез, депутатларыбыз халык өчен көчләрен кызганмасыннар, эшләре уңышлы булсын, - дип сүзгә кушылдылар шулай ук район үзәгендә яшәүче пенсионерлар Татьяна һәм Михаил Сергеевлар.

Әйе, район мәдәният йорты артистлары ярминкәдә бүген иртәдән үк халкыбызны дәртле җырлар белән рухландыра.

Бүген халкыбыз Республика Рәисен һәм җирле үзидарә депутаталарын сайлап үз тавышын бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев