Чирмешәндәге янгында бер ир-ат янып үлгән
22 август көнне район үзәгендә йорт янып, анда бер ир-атның гомере өзелде.
Янгын хакында төнге 12ләр узгач ГЛОНАСС системасы буенча хәбәр итәләр, Чирмешәннең XXII нче партсъезд урамында ташландык йорт янган.
Райондагы янгын күзәтчелеге хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр килгәндә, йортка тулысынча ут капкан була. Аларны каршы алган халык өйдә кеше булу мөмкинлеген әйттеләр. Утны сүндергәч, йортны сүткәндә, чыннан да кеше мәете табылган.
Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе әйтүенчә, әлеге йорт һәм җир участогы рәсмиләштерелмәгән.
Ут чыгуның беренчел фаразы – тәмәке тартканда сак булмау.
.jpeg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев