Чирмешәндәге яңа күпер юлны кыскартты
Бүген иртән Иске Үтәмеш авылында, ә төштән соң район үзәгендә яңа күпер ачу тантаналары үтте.
Зур Чирмешән елгасы аша салынган, үзәк белән Амур ягын тоташтыручы яңа күпер буенча хәрәкәт сентябрь башында ук рөхсәт ителде. Моңа кадәр халкыбыз биредәге төзелеш эшләре белән бәйле, 2022 елның июненнән башлап, Амур ягына Чирмешәнне әйләнгеч юлдан урап йөрделәр. Ул якта яшәүче бер хезмәттәшебез, иске күпер сүтелгәч, машинасы белән көн саен бер якка гына да 7-8 километр юл үтә иде.
- Балалар 1 нче мәктәптә укый. Аларны йөрттем, кызымны әбисе янына алып чыга идем. Кыенрак булды, хәзер рәхәт, юлыбыз күпкә кыскарды, - ди Илсөяр Гайнетдинова.
Әйе, яңа күпер ачылу күпләр өчен сөенечле вакыйга, шуның өчен бүген аны шартына китереп, төзүчеләрне бүләкләп, бәйрәм оештырып ачтылар. Тантанада Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов та катнашты һәм төзүчеләргә рәхмәт белдереп бүләкләр тапшырды.
- Мондый күперләр, юллар мобильность өчен генә түгел, куркынычсызлык өчен дә кирәк. Әлеге объект 75 елга исәпләнгән, аны яхшы, тиешле таләпләргә туры килерлек итеп төзегәннәр. Хәзер бурыч – аны саклап тоту. Чирмешән халкын бәйрәм – шушы көтелгән вакыйга уңаеннан котлыйм, - диде Фәрит Мөдәрис улы.
“Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” милли проект буенча 130 метр озынлыктагы күперне төзү, үзгәртеп кору бер елдан чүт кенә күбрәк вакыт алды. Монда ике яктан да 1,5 метр киңлектә җәяүлеләр юлы да бар. Әлеге объектка 240 миллион сум чамасы акча тотылган. Төзелеш эшләрен Алексеевскиның “Мостовик” җәмгыяте башкарды. Бүгенге тантанада аның җитәкчесе Рөстәм Вәлиевка һәм аның кул астында эшләүчеләргә рәхмәт сүзләрен дә, бүләкләрне дә кызганмадылар. Рөстәм Фоат улы: “Күпер төзелеше вакытында түземлелегез өчен рәхмәт” - диде үзенә сүз бирелгәч.
Әлбәттә инде күпер төзүчеләргә, заказчы оешмаларга чирмешәнлеләр исеменнән рәхмәтне район башлыгы Рамил Айбатов ирештерде һәм объект төзелешендә көч куйган осталарга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев