Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндәге бәйрәмнәрдә тәртип сакларга шәхси сак хезмәтләрен дә җәлеп итәчәкләр

Алдагы көннәрдә, атналарда районда әллә ничә бәйрәм чарасы узачак. Аларны бәла-казасыз уздыру зарур. Районның террорчылыкка каршы комиссиясе утыршында төрле хезмәтләргә шушы уңайдан бурычлар куелды.

Халыкара балаларны яклау көне, Корбан гаете бәйрәме, Сабан туе, Россия көне, мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре. Бу көннәрдә аеруча районның полиция хезмәткәрләренә эш арта, алар көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бар максат – хәвеф-хәтәрләрне булдырмау, халкыбыз рәхәтләнеп, бәла-казасыз, тынычлап бәйрәм итсен. Тәртип булдыруга шәхси сак хезмәтләрен дә җәлеп итәчәкләр.

Көннәр кызу тора. Шунлыктан ут-күздән дә саклану мөһим. Сабан туе бәйрәмнәрендә янгын сүндерүчеләрнең әлеге уңайдан кизү торуы оештырыла. Халкыбыз да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен онытмасын иде.

Гомумән, бәйрәмнәрдә райондашларыбыздан уяулык, игътибарлылык сорала. Бәйрәмнәрдән тыш, мәктәп укучыларының имтиханнар чоры һәм җәйге яллары вакыты җитте. Моның өчен җаваплы затлар иминлек чараларын алдан ук кайгыртырга тиеш. Районның торрорчылыкка каршы комиссия рәисе урынбасары Илнур Җамалетдинов, утырышта катнашкан район прокуроры Илдар Солтанов та шул хакта искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев