Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән җитәкчеләре “Теләкләр чыршысы” акциясенә кушылды

Районыбызда авыррак тормыш хәлендә яшәүче балаларның Яңа ел теләкләре бик тиздән тормышка ашарга тиеш.

Район мәдәният йортында урнаштырылган чыршы тылсымы бу. Анда 37 баланың Кыш Бабайдан бүләкләр сорап язган теләкләре белән шарлар эленгән иде. Малай, кызларның кайберләренә чаңгы кирәк, колакчыннар-наушниклар, өстәл хоккее, кармак сораучылар бар. Кемдер ноутбукка, телефонга, төрле уенчыкларга кызыга.

Район җитәкчеләре һәм оешма, учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары “Теләкләр чыршысы” акциясенә кушылып, сабыйларның шушы теләкләрен тормышка ашырырга булдылар. Әйтик, район башлыгы Рамил Айбатов Чирмешәннән Дима исемле малайны пульт белән идарә итә торган машина белән сөендерәчәк.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев