Чирмешәндә Татарстан Республикасы Рәисен көтәләр
Безнең районда

Чирмешәндә Татарстан Республикасы Рәисен көтәләр

Иртәгә, 15 көнне, Чирмешәнгә республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов килергә тиеш. Ул муниципаль район Советы утырышында катнашачак.

Утырышта “Чирмешән муниципаль районын 2022 елда социаль-икътисади үстерү йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар турында” мәсьәлә карала.

Татарстан Республикасы Рәисе Кирпеч заводы бистәсендә минераль су җитештерү цехында һәм район үзәгендәге кадетлар мәктәп-интернатында да булырга җыена.

 

Кадыйр Гомәров фотолары


Нет комментариев