Чирмешәндә тагын өч кеше автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән
30 июльдән 5 августка кадәр район полиция бүлегенең кизү тору частендә 39 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда бер җинаять эше кузгатылган.
Полиция хезмәткәрләре биш административ беркетмә төзегәннәр.
Шушы вакыт аралыгында матди зыян белән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 39 очрагы ачыкланган, шул исәптән транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен өч беркетмә төзелгән.
Түбән Чегодай авылында яшәүче якташыбыздан телефоннан хәбәр кабул ителгән, аның танышын ир туганы йорттан куып чыгара, үтерү белән яный дип. Әлеге факт буенча тикшерү бара.
Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев