Чирмешәндә тагын ике кеше правасыз калды
Чирмешәннең җәмәгать судында аек булмаган хәлдә руль артына утырган тагын ике машина йөртүченең эше тикшерелгән.
Әккәрәй авылында яшәүче Дмитрий Федоровны инспекторлар Акъяр-Чирмешән-Шентала- Яшәүче юлында иртәнге сәгатьтә туктаталар. Ул “УАЗ - Пикап” автомобиле руле артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утырган. Аның мондый халәттә булуын алкотектор да күрсәтә.
Кирпеч заводы поселогында яшәүче Алексей Копьевны район үзәгендәиртщнге якта туктаталар, ул автомобиль белән алкоголь кулланып идарә итәргә кыенсынмаган.
Спиртлы эчемлек куллану билгеләре: алкоголь исе, сөйләгәндә буталып китүе, бит төсендә, үз – үзен тотышында үзгәреш ачык күренә. Суд утырышында ул үз гаебен таныган.
Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды аларның - гаеплеләрнең икесен дә 30ар мең сум штраф түләтү һәм бер ел ярымга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.
Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев