Чирмешәндә районкүләм чыгарылыш балы үтте
Бәйрәмдә 72 чыгарылыш сыйныф укучысы игътибар үзәгендә булды
Башка еллардан аермалы буларак, быел әлеге чара яңача, район җитәкчесе Рамил Айбатовның “Укудагы аерым уңышлары өчен” медале белән бүләкләнүчеләр һәм бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар җыйган укучылар белән очрашуыннан башланды.
Әле кичә генә алар мәктәп укучылары иде, ә бүген инде булачак студентлар. Укучыларның, аларның әти-әниләренең, укытучыларының төн йөкысын калдырган бердәм дәүләт имтиханнары да артта калды. Район башлыгы Рамил Айбатов укуларында югары нәтиҗәләргә ирешкән егетләр һәм кызларга котлауларын ирештерде.
- Быел районда медалистлар һәм имтиханнарны югары балларга тапшыручылар күп. Бу сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе. Үзегез теләгән уку йортларына кереп белем алгач, туган районыбызга әйләнеп кайтырсыз, аны үстерүгә өлеш кертерсез, дип өметләнәм, - диде ул.
Яшьләр дә очрашу барышында югалып калмадылар, җитәкчегә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Район башлыгының яллары ничек үтә? Мәктәптә нинди билгеләргә укыдыгыз? Эш көнегез ничәдә башлана? Районга кайткан яшьләр өчен торак төзеләчәкме? Чирмешәндә IT-белгечләр кайсы тармакларда кирәк? Шушы һәм башка сорауларның берсе дә җавапсыз калмады.
Очрашудан соң, матур традиция буенча, 11нчене тәмамлаган 72 укучыны район чыгарылыш балында хөрмәтләделәр. Шуларның 12се “Укудагы аерым уңышлары өчен” медале иясе. Яңа һәм Иске Элмәле, Күтәмә мәктәпләрен берәр генә бала тәмамласа, иң зур чыгарылыш – 17 укучы – лицейда, араларында бишесе медальгә ия булды.
Шушы мәктәпне тәмамлаган Эльмира Харисова медальгә лаек икәнен бердәм дәүләт имтиханнарында да раслаган. Ул рус телен 97 баллга тапшырган, җәмгыять белеменнән 94 балл туплаган.
- Мондый югары нәтиҗәләргә ирешү өчен уку елы дәвамында вебинарларда шөгыльләндем. Укытучыларыбызга да рәхмәт, безне тырышып әзерләделәр, - ди Эльмира. – Дөрес, мондый уңышка ирешү җиңел генә бирелми. Көн саен ныклап әзерләнергә, тырышып укырга кирәк. Киләчәктә тәрҗемәче булырга телим, уңышларым бу хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итәр, дип уйлыйм.
Балаларының уңышларына сөенергә аларның иң зур терәкләре – әти-әниләре дә килгән.
- Кызыбыз кечкенәдән үк бик тырышты. 11 нче сыйныфта инде аеруча көне-төне укыды. Аның нәтиҗәләре белән бик горурланам, - ди Эльмираның әнисе Гөлүсә Харисова. – Ул минем дә хыялымны тормышка ашырды.
Сүз уңаеннан, быел, район башлыгы инициативасы белән кабул ителгән “Сәләтле балалар” муниципаль программасы нигезендә, бердәм дәүләт имтиханнарын югары балаларга тапшыручыларга акчалата сертификатлар (80 баллдан югары – 2000 сум, 90нан югары баллар җыючыларга – 3000 сум) тапшырылды.
Мәртәбәле бүләкләр (медаль һәм акчалата сертификат) алу өчен сәхнәгә лицейдан Эльмира Харисова, Азалия Җамалтдинова, Аяз Мостафин, Айгөл Мөхәммәтгатина, Азалия Мусина, 1 нче Чирмешән мәктәбеннән Маргарита Ермишева, Анастасия Смирнова, 2 нче Чирмешән мәктәбеннән Любовь Султанова, Лашман мәктәбеннән Ләйсән Хәсәншина, Бәркәтә мәктәбеннән Ислам Миргалимов, Яңа Элмәле мәктәбеннән Яна Григорьева һәм Ивашкино мәктәбеннән Валентина Краснова күтәрелделәр.
- Яхшы уку безнең нәселдән килә. Әби дә, әти дә математика укытучылары. Шулай да өстәмә дәресләрдә шөгыльләнмичә генә җиңдерә алмыйсың, алдынгылар рәтендә булу өчен күп хезмәт куярга кирәк, - ди Бәркәтә егете Ислам Миргалимов. – 11 ел уку дәверендә сыйныфташлар белән бик дуслаштык, аеруча соңгы ел иң кызыклысы булды. Шуңа да дуслар белән аерылышу моңсу.
Чара барышында район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева, яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге начальнигы Ольга Галеева бердәм дәүләт имтиханнарында 80нән дә күбрәк балл җыйганнарны, спортта, мәдәният өлкәсендә уңышларга ирешкән укучыларны да сәхнәгә чакырып котладылар, бүләкләр тапшырдылар, егетләр һәм кызларга ихлас теләкләрен җиткерделәр. Кичә Казаннан килгән артистларның моңлы җырлары белән үрелеп барды.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Ильсөяр Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев