Чирмешәндә почта бүлекчәсен ремонтлыйлар
Безнең районда

Чирмешәндә почта бүлекчәсен ремонтлыйлар

Район үзәгендәге почта бүлекчәсендә капиталь ремонт бара. Монда элеккеге кабинетлар нык үзгәрәчәк, клиентларга хезмәт күрсәтә торган зал да заманча офиска әвереләчәк.

-Төзекләндерү эшләре республика программасы нигезендә үткәрелә, - ди район почта элемтәсе участогы башлыгы Любовь Фәтхетдинова. – Ремонт булган бүлмәләр иркенәеп киткән сыман. Төзүчеләр барын да сыйфатлы итеп башкаралар. Стеналар, идәннәр, түбәләр якты төсләрдән генә ясалды, җылылык системасы да яңартылды, яңа җиһазлар да кайтарылды.

Хат ташучыларның да, операторларның да эш урыннары уңайлы, җайлы итеп ясалган. Димәк, тагын да яхшырак эшләргә стимул бар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.


Нет комментариев