Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты ачылуына 25 ел

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты коллективы әлеге датаны бәйрәм ясап билгеләп үтте.

Чирмешәндәге бу йорт-интернат 1999 елда үз ишекләрен ачып җибәрде. Ул вакытта әлеге учреждениедә безнең район халкы гына кабул ителә иде. Хәзер исә биредә республикабызның башка район вәкилләре дә яши, хәтта Хабаровск һәм Башкортстаннан килүчеләр бар. Йорт-интернатта бүген 63 кеше гомер кичерә, аларны 42 хезмәткәр тәрбияли.

-Монда үз эшләрен чын күңелдән яраткан, йорт-интернатта яшәүчеләргә наз һәм игътибар белән караган кешеләр генә эшли ала, - диде бәйрәмдә катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов.

Йорт-интернатта яшәүчеләр көненә биш тапкыр тукланалар, мунчада юыналар, кирәкле медицина хезмәтләре һәм дарулар алалар, аларга чиста кием, урын-җир әйберләре бирелә. Интернат территориясе төзекләндерелгән, ял итү өчен беседкалар бар, янәшәдә парк урнашкан. Әбиләр һәм бабайлар монда хезмәт күрсәтүче персоналны һәм яшәү өчен булдырылган шартларны бары тик яхшы яктан бәяли.

Лилия Зөфәрова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев