Чирмешәннең биш мәктәп командасы «Мәктәп бизнес-бум» финалында үз бизнес-проектларын тәкъдим итте. Балалар үз проектларын район эшкуарлары да булган комиссия каршында якладылар.
1 нче Чирмешән мәктәбе командасы Чирмешәндә элек эшләгән май-сыр заводын торгызу һәм яңарту буенча «Балачак тәме» проектын тәкъдим итте. Кадетлар скейтпарк һәм бау шәһәрчеге булган «Адреналин» спорт комплексы проектын әзерләделәр. Чирмешән лицее укучылары «Караван-сарай» сәүдә үзәгендә «Лимпопо» балалар уен комплексы булдыру идеясен җиткерде.
Кадетлар интернат-мәктәбе арасыннан икенче команда балалар һәм ата-аналар бергәләп ял итсен өчен «Очрашу» балалар күңел ачу кафесының бизнес-планын төзеде.
«Сәламәтлек ноктасы» шифаханәсе проектын гамәлгә ашыру урыны булып Чирмешәннең элеккеге кирпеч заводы тирәсе сайланган, аны 2 нче Чирмешән мәктәбе укучылары тәкъдим итте. Әлеге проектны гамәлгә ашыруның башлангыч ноктасы - глэмпинг-зона булдыру, аңардан киләчәктә зур курорт ясау күздә тотыла.
Балалар кафесы проектын тәкъдим иткән кадетлар интернат-мәктәбе укучылары һәм 2 нче Чирмешән мәктәбе катнашучылары финалда җиңү яуладылар һәм район башкарма комитетынның акчалата сертификат ияләре булдылар.
Гомумән, проектларны яклауга мәктәп укучылары җитди әзерләнгәннәр, бизнес-план төзегәндә һәркайсын төгәл санап, хәтта коммуналь чыгымнарны да игътибарсыз калдырмаганнар. Барлык проектлар да Чирмешән өчен актуаль, бәлки киләчәктә аларны район эшкуарлары тормышкада ашырыр.
Лилия Зөфәрова фотолары
Нет комментариев