Чирмешәндә юлларны ремонтлау дәвам итә
Безнең районда

Чирмешәндә юлларны ремонтлау дәвам итә

Район үзәгенең тагын берничә урамында юллар тигезләнде.

-Быел юлчылар Чирмешәндә зур күләмдә эш башкардылар. Берничә урамда асфальт яңартылды, тагын берничәсендә юллар ремонтланды, - диде Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдинов. -Әйтик, шушы көннәрдә Октябрьнең 50 еллыгы, Утыз Имәни, Беренче Май урамнарындагы чокырларны ямадылар. Октябрь һәм Төзүчеләр урамнарындагы юлларның да сыйфатлары яхшырачак, монда да чокырларны ямарга тиешләр.

 


Нет комментариев