Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алдылар

Быелның үткән 10 аенда Татарстан Республикасы территориясендә 2827 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 233 кеше һәлак булган һәм 3368 кеше җәрәхәтләнгән.

Республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы 389 юл-транспорт һәлакәтендә 16 бала һәлак булуы һәм 403 яралануы да аяныч.

Автомобиль һәлакәтләре кеше үлеменең иң еш була торган сәбәпләренең берсе. Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне җәмгыятьнең игътибарын юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау проблемаларына юнәлтелгән.

Истәлекле көн хөрмәтенә оештырылган чарада район үзәге мәктәпләре укучылары, «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләре, район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Илнур Җамалетдинов, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район профилактика бүлеге начальнигы Алина Филиппова катнашты.

Акциядә катнашучылар юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар, күккә ак шарлар һәм кәгазь күгәрченнәр җибәрделәр.

Лилия Зөфәрова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев