Чирмешәндә яшь гражданнарга Россия көне алдыннан паспортлар тапшырдылар
Безнең районда

Чирмешәндә яшь гражданнарга Россия көне алдыннан паспортлар тапшырдылар

“Орион” яшьләр үзәгендә узган тантанада тугыз якташыбыз паспорт иясе булды.

12 июнь – Россия көне. Шушы уңайдан яшь чирмешәнлеләргә төп документ – паспорт бирделәр. 14 яшен тутырган егетләргә һәм кызларга шәхеснең төп документын район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова тапшырды, балаларны котлады.

Уллары, кызларының тормышындагы бу мөһим вакыйганы ата-аналар да күзәтте.

-Бу шатлыклы көнне түземсезлек белән көттем, дулкынландым. Россия гражданины булуым белән горурланам. Һәр кешенең төп документы – паспорт бүгеннән минем кулда, - дип хисләре белән уртаклашты Бәркәтәдән Диана Дементьева.

Лилия Зөфәрова фотолары


Нет комментариев