Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә яшь гражданнарга паспортлар тапшырдылар

Районның алты яшь гражданы өчен РФ Конституциясе көнендә истә калырлык вакыйга булды. Бу көнне алар тантаналы шартларда төп документларын – Россия Федерациясе паспортларын кулларына алдылар.

“Орион” яшьләр үзәгендә узган чараны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова яшь гражданнарны тәбрикләде һәм төп документларын тапшырды.

–Беренче тапкыр паспорт алу – һәр кешенең тормышында мөһим этап, ул гражданинга хокуклар белән бергә зур җаваплылык та йөкли, – диде Ләйләгөл Вәгыйз кызы. –Паспортларыгызны кадерләп саклавыгызны һәм үз вазыйфаларыгызны намуслы үтәвегезне телим.

Паспортларны алган яшьләр, аларның ата-аналары шатлана һәм шул вакытта дулкынлана да.

Чирмешәндә яшәүче Шәрифуллиннарның уллары Данияр да паспортлы булды. Бу чарага ул әнисе Ландыш белән килгән.

-Инде икенче балабыз – улыбыз Раил дә үсеп җиткән, - диде әлеге чарага Лашманнан гаиләләре белән килгән Яруллиннар.

Күтәмәдән Александра һәм Андрей Вахрушевларның кызлары Вероника да төп документына ия.

-Шатланам да, дулкынланам да, үземдә җаваплылык хисе артуын да сизәм, - диде табиб булырга хыялланучы кыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев