Чирмешәндә яңа чистарту корылмасы төзиләр
Быел район үзәгендә тәүлегенә 700 куб юынтык сулар эшкәртерлек яңа чистарту корылмасы төзелеше башланды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов сүзләренчә, әле объект төзелеше ике елга исәпләнгән, аны 2027 елда файдалануга тапшыру ниятләнә. Быелга республика бюджетыннан финанслау 130 миллион сум тәшкил итә, ә барлыгы моңа 300 миллион сум акча каралган.
-Бүген төзүчеләр 350шәр кублы ике линия өчен нигез кору, бетонлау эшләре башкаралар, - диде Муса Вилданов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев