Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә ягу сезонына әзерләнәләр

Ягу сезоны әле яңа гына төгәлләнде кебек, инде җәйнең соңгы аена да аяк бастык, көз җиткәнен сизми дә калабыз. Шуны истә тотып, “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” хезмәткәрләре сезон төгәлләнү белән, аның яңасына әзерлек башлый.

Предприятие барлыгы 63 котельныйга хезмәт күрсәтә. Шуларның дүртесе - район үзәгендәге зур  котельныйлар һәм калганнары - оешма, предприятиеләрнең үзләренең җылыту казаннары.

-Район үзәк больницасы котельныенда республика программасы буенча яңа мич-казан урнаштырыла, - диде предприятиенең генераль дироктор урынбасары Михаил Арютин. – 1 нче Чирмешән мәктәбе һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты биналары да җылылыкны үзләренең мичләреннән алачак.

Барлык котельныйларда да чираттагы ремонт эшләре бара: газ казаннары чистартыла, насослар төзәтелә, буяу эшләре алып барыла. Аларның күбесе сезонга әзер дияргә мөмкин. Озакламый комиссия тикшерүләре башланачак. Ягу сезонына әзер булу хакындагы паспортлар ясала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев