Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә бер мунчага ут капкан

26 апрельдә, кичке 6лар тирәсендә район үзәгенең Бакча урамындагы бер хуҗалыкта өй белән бер түбә астында урнашкан мунчага ут капкан.

Ярый әле күршеләр төтен күреп, хуҗаларга хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр бик тиз килеп җитә, ут таралып өлгерми, шулай да мунчаның түбәсенә һәм эчке өлешенә зыян сала.

Янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Фәнил Гыйзәтуллин әйтүенчә, беренчел фаразлар буенча,  янгынның сәбәбе - мичнең төзек булмавы һәм артык кыздыру.

Исегезгә төшерәбез, республикада янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу чорда коры үлән һәм чүп-чар яндыру катгый тыела. Урманнар яну куркынычы булганда, торак пунктлар территорияләрендә, шулай ук урман-парк зоналарында һәм урман массивлары белән чиктәш ачык территорияләрдә ачык утта, мәсәлән, учакта, мангалда ризык әзерләү тыела.

Янгынга каршы режим таләпләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев