Чирмешәндә балалар куркынычсызлыгы проблемасы “Халык контроле” аша хәл ителгән
Район үзәгеннән бер хатын-кыз Юбилей урамында юл билгесе куюны сораган.
Аның “Халык контроле” дәүләт порталына язылган хәбәрендә әлеге урамның бер участогында балалар уен мәйданчыгы булуы һәм анда балаларның велосипедта йөрүләре турында әйтелә. Якташыбыз монда автотранспорт тизлеген чикләүне таләп итүче юл билгесе куюны үтенә. Чирмешән районы башкарма комитеты әлеге гозерне үтәп, бу урында тиешле юл билгесен куйдырткан.
Шул ук район үзәгендәге Совет урамының 5 нче йортындагы төзекләндерү эшләреннән соң өй подвалына, сарайларга су керә башлады, дип зар белдергән бер райондашыбыз. Әлеге хәбәр тикшерелә.
Сүз уңаеннан,”Халык контроле”нә” алкоголь сату кагыйдәләрен бозучылар хакында да хәбәр җибәрергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев