Чирмешәндә атна саен җәйге концертлар узачак
Безнең районда

Чирмешәндә атна саен җәйге концертлар узачак

«Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты кысаларында һәр шимбә җәй айларында район үзәгендә кичке музыкаль программалар оештырылачак.

Чирмешәнлеләр җәйге кичне ике мәйданчыкта үткәрә алачак. Олылар өчен концерт тамашалары үзәктә Яшьләр мәйданчыгында узачак, ә балалар өчен анимация программасын өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркта тәкъдим итәчәкләр.

Чаралар «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән Гаилә елына багышланган «Зур гаилә яллары» проекты кысаларында оештырыла.

Марат Гомәров фотолары


Нет комментариев