Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Алдынгылар хәрәкәте” эшен башлады

“Алдынгылар хәрәкәте” Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте җирле бүлегенең беренче җыелышы үтте.

Район мәктәпләре директорлары, мәдәният, спорт бүлекләре һәм башка социаль объектлар җитәкчеләре чакырылган чарада район башлыгы Рамил Айбатов та катнашты.

- Без сезнең белән чыннан да мөһим һәм әһәмиятле вакыйгада, ягъни яңа киң юнәлеш ачылуда катнашабыз, - диде Рамил Тәлгат улы. – Безнең яшьләребез арасында сәләтле, оста балалар бик күп. Бу хәрәкәт тиздән үзен күрсәтер һәм уңай нәтиҗәләр бирер, дип ышанам.

Җыелышта хәрәкәтнең партнерлары, структурасы белән танышу, беренчел бүлекләрне ачу тәртибе, аларга балаларны теркәүгә кагылышлы мәсьәләләргә тукталдылар.

- “Алдынгылар хәрәкәте” яшүсмерләрне тәрбияләү, аларның ялын оештыру һәм дөньяга карашларын формалаштыру өчен оештырылган. Хәрәкәтнең беренчел бүлекләре һәр мәктәптә булдырылырга мөмкин. Шулай ук, алар башка социаль объектларда да ачылыр, дип өметләнәбез, - ди район башлыгы ярдәмчесе вазифаларын башкаручы, “Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле бүлеге җитәкчесе Гөлшат Җамалтдинова.

Хәрәкәтнең җирле бүлекчәсе советы составы да билгеләнде. Аны төбәк бүлегенә раслауга җибәрәчәкләр.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев