Чирмешән районы ветераннарына Татарстан Рәисе Рөстәм Миннеханов исеменнән бүләкләр өләштеләр.
Авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә өйләренә барып ветераннарга азык-төлек пакетлары тапшырдылар.
-Әлеге бүләкләргә барлыгы 106 кеше: Бөек Ватан сугышында катнашкан 2 ветеран, сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары, алар 27 кеше, һәм 77 тыл хезмәтчәне әлеге бүләкләргә ия булдылар, - диде районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
Нет комментариев