Чирмешән укытучылары үткән елга йомгак ясадылар, яңа уку елына бурычлар билгеләделәр
Район мәктәпләрендә нинди проблемалар бар һәм балаларны хәзерге заман таләпләренә туры китереп белем бирү өчен, аларны нәчек хәл итәргә. Чирмешән укытучыларының быелгы август киңәшмәсендә шул хакта сөйләштеләр.
Киңәшмәдә район башлыгы Рамил Айбатов, ТР Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Лилия Сәүбанова, Дәүләт Советы депутаты Мәкъсүм Сәлахов катнаштылар.
18 укучы - медаль иясе
Конференциядә төп доклад белән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова чыгыш ясады. Ул узган уку елы йомгакларын кыскача анализлап, яңа уку елындагы бурычларга тукталды.
-Районда 43 мәгариф учреждениесе: 26 мәктәп һәм 17 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы исәпләнә, Чирмешән аграр техникумы эшли. Гомуми белем бирүдә - 302, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә 71 педагог хезмәт куя. Узган уку елында мәктәпләрдә 1815 укучы белем алды, балалар бакчаларында 463 сабый тәрбияләнә. Беренче сыйныфларга 128 бала килүе көтелә. Укучыларны һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне сыйфатлы укыту, тәрбияләү өчен яхшы шартлар булдыру мөһим, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе.
Бердәм дәүләт имтиханнары - укытучы эшенә бәя, балаларга, хәтта ата-аналарга да - зур сынау. Үткән уку елында 11 сыйныфны тәмамлаган 68 укучы да аттестатлар алган. Аларның 26сы төрле фәннәрдән 80нән күбрәк балл туплаганнар. 18 укучы “Укуда аерым уңышлары өчен” медале белән бүләкләнгән.
Информатика, химия, биология, инглиз теле, җәмгыять белеме фәннәре буенча күрсәткечләр республиканыкыннан югарырак, ләкин рус теленнән, математикадан, физикадан берникадәр түбәнрәк.
Районның белем бирү учреждениеләре яңа уку елына әзер. Нигездә, мәктәпләр укытучылар белән тәэмин ителгән. Сүз уңаеннан, быел районга алты яшь белгеч эшкә кайткан.
Иске Кади мәктәбенең азык-төлек блогы капиталь ремонт үткәрелгән, аның өчен 3 миллион сумга якын акча ттылган. 1 нче Чирмешән мәктәбендә 7,5 миллион сумга спорт залы төзекләндерелде.
Конференциядә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге начальнигы Лилия Сәүбанова да укытучыларны яңа уку елы башлану белән тәбрикләде һәм киләчәктә булачак үзгәрешләргә дә тукталды.
-Соңгы вакытта белем бирү өлкәсендә табигый-фәнни һәм математика юнәлешләренә зур игътибар бирелә. Шуңа да физика, математика, химия, биология, информатика фәннәрен укыту төп белем бирү этабында да игътибар үзәгендә булырга тиеш, - диде ул. - Тиздән уку планында яңа фән дә барлыкка киләчәк – “Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте”.
Борчылырлык: балалар саны кими
Район башлыгы Рамил Айбатов үз чыгышында белем бирү учреждениеләренең яңа, 2025-2026 уку елына әзерлеген бәяләде. Бу яктан күп эшләнә: биналар төзелә, ремонтлана, яңа җиһазлар алына, шартлар яхшыра, әмма балалар саны кимү күңелгә шом сала.
-Мәгарифне үстерү – социаль-икътисади сәясәтебезнең төп юнәлеше. Район бюджетының төп өлеше мәгариф системасына бирелә, әйтик 2025 елда ул 730 миллион сум (62 процент) чамасы тәшкил итә. Бу бик зур сумма, - диде Рамил Айбатов үз чыгышында. – 2023-2024 нче елларда район мәктәпләрендә – 1908, 2024-2025тә - 1815 укучы исәпләнгән, ә быел 1745 бала белем алачак. Кызганыч, ел саен балалар саны кими. Бу бик кискен проблема. Ләкин, бернигә карамастан, без авылларда мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын саклап калырга тырышабыз.
Конференциядә шулай ук иң яхшы педагогларны бүләкләделәр һәм мәгариф системасында озак еллар хезмәт иткән мөгаллимнәрне хөрмәтләделәр.
-Мин эшемне, балаларны бик яраттым. Педагогик стажым 44 ел, - ди 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Любовь Долгополова. – Инде мәктәптән китәсе көнем дә килеп җитте. Яшь укытучыларга иң әүвәл балаларны яратыгыз, диясем килә, башкача эшләп булмый. Эшебез җиңел түгел, әмма иҗади, аеруча, хезмәтеңнең нәтиҗәсен – укучыларыңның ирешкән уңышларын күрү рәхәт.
Киңәшмә башланыр алдыннан, район мәктәпләре коллективлары балалар сәнгать мәктәбе каршындагы мәйданчыкта товарларын ярминкәдә тәкъдим иттеләр. Һәр мәктәп коллективы үзенең сату ноктасын матур итеп бизәгән, укытучылар бар фантазияләрен эшкә җиккәннәр.
Мәгариф учреждениеләре монда мәктәп яны участокларында үстерелгән бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, чөгендер куйганнар, биредә кайнатмалар, салатлар сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. Кайберәүләр камыр ризыклары да пешереп алып килгәннәр.
Кыскасы, һәр мәктәп ярминкәгә килүчене үзенчә шаккатырды. Шәп күргәзмә, товарлары яхшы, чәйләре тәмле, йөзләре якты укытучыларның.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев