11 сентябрьдә районның Күтәмә һәм Иске Котыштагы ике окрук буенча җирлек Советы депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.
Ике округта да бер мандатка ике кандидат дәгъва кыла.
- Иске Котышта авыл җирлеге Советы бинасында, Күтәмәдә мәктәптә тавыш бирергә мөмкин, - диде район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. – Участоклар, комиссия эшкә әзер, бюллетеньнәр бастырылган.
Сайлау вакыты иртәнге 7дән кичке 20 сәгатькә кадәр. Үзең белән шәхесне раслаучы документ алып килергә.
Нет комментариев