Чирмешән районындагы гаилә низагларының күпчелеге исерекләр аркасында килеп чыга
Районда җинаятьләр, шул исәптән аеруча авыр җинаятьләр саны кимегән. 2023 елның тугыз аенда 24 җинаять теркәлсә, быел бу чорга – 20.
Районның хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясе утырышында җинаятьчелек, шул исәптән исерек хәлдә кылынган аеруча авыр җинаятьләр, аларны кисәтү чаралары, яшүсмерләрне эшкә урнаштыру, законсыз корал әйләнеше һәм аны хөкүмәткә тапшыру ысуллары турында сөйләштеләр.
- Исерек хәлдә кылынган җинаятьләрнең күпчелеге – гаиләдә туган низаглар, - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе начальнигы урынбасары Иван Пешков. – Алар ешрак тәүлекнең кичке, төнге вакытында була һәм полиция бүлекчәсендә профилактик исәптә торучы затлар тарафыннан кылына. Мондый тәртип бозучыларны даими контрольдә тотабыз, тикшерүләр һәм профилактик әңгәмәләр үткәрәбез.
Район үзәк больницасының баш табибы Лилия Мортазина балигъ булмаганнар арасында наркоманияне, алкоголизмны профилактикалау буенча эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерде.
-Наркология кабинетында даими рәвештә алкогольле эчемлекләр кулланучы 4 яшүсмер исәптә тора, - диде Лилия Шамил кызы. – Район үзәге мәктәпләре укучыларын наркотиклар куллануга тикшердек, уңай нәтиҗәләр юк.
Утырышта шулай ук мәгариф учреждениеләрендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыру турында да сүз барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев