Чирмешән районындагы Әмир авылының Сәлтүк буасын ныгыталар
Әмирдә авыл буасының плотинасын капиталь ремонтлауга керештеләр.
Халык телендәге Сәлтүк буасының плотинасын су алганлыктан, аны яз көне ел да буаларга туры килә иде. Хәзер инде буаны нык итеп ясаячаклар һәм авария шлюзлары куячаклар: кирәк вакытта су күләмен киметеп тә, арттырып та булачак.
- Ремонт өчен проект-смета документларын 2017 елда ук ясата башлаган идек. Быел район башлыгы Рамил Айбатов та булышкач, капиталь ремонтка керешә алдык. Әлегә моңа 11 миллион сум акча бирелде, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов.
Плотинаның өске өлешенең озынлыгы 195 метр, киңлеге 8 метр була. Хәзер моннан кирәкмәгән балчыкны алалар, агач-куаклардан арындыралар.
Авыл җирлеге үз хисабына буаның төбен ләмнән чистартуны да оештырып җибәрде. Бу эштә Лашманнан шәхси эшмәкәр Рөстәм Бадамшин нык ярдәм итә.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев