Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районындагы 7 округта депутатлар сайланды

Районда Советлар депутатларын өстәмә сайлауларда исемлектәге 1193 сайлаучының 1007се (84,41 процент) катнашты, тавыш бирде.

2023 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль
районында муниципаль берәмлекләр Советы депутатларын өстәмә сайлаулар буенча мәгълүмат.

2023 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында бер мандатлы 7 округ буенча муниципаль берәмлекләр Советы депутатларын сайлаулар үтте:

6 нчы санлы Бәркәтә,  7 нче санлы Кармыш, 3 нче санлы Лашман, 2 нче санлы Яңа Элмәле, 5 нче санлы Чирмешән, 9 нчы санлы Чирмешән, 6 нчы санлы Шешминка сайлау округларында.

Татарстан Республикасы, Чирмешән районы территориаль сайлау комиссиясе, Татарстан Республикасы Сайлау кодексы һәм участок сайлау комиссияләренең беренче нөсхә беркетмәләре нигезендә, әлеге округлардагы өстәмә сайлауларның үтүен һәм гамәлдә булуын таный.

Депутатлыкка түбәндәге кандидатлар иң күп тавыш җыйдылар һәм депутат булдылар:

6 нчы санлы бер мандатлы Бәркәтә сайлау округы буенча – Венедиктов Александр Викторович;

7 нче санлы бер мандатлы Кармыш сайлау округы буенча – Гатина Рәмилә Рамил кызы;

3 нче санлы бер мандатлы Лашман сайлау округы буенча – Җиһаншина Гаилә Шакир кызы;

2 нче санлы бер мандатлы Яңа Элмәле сайлау округы буенча – Җамалетдинов Илдар Мөдәррис улы;

5 нче санлы бер мандатлы Чирмешән сайлау округы буенча – Котбиев Наил Мингалим улы;

9 нчы санлы бер мандатлы Чирмешән сайлау округы буенча – Мәгъсүмова Диләфрүз Мәсхүт кызы;

6 нчы санлы бер мандатлы Шешминка сайлау округы буенча – Сидоров Андрей Владимирович.

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының дүртенче чакырылыш муниципаль берәмлекләр Советы депутатларын өстәмә сайлаулар буенча территориаль сайлау комиссиясенең гомуми нәтиҗәләре “Безнең Чирмешән”–“Наш Черемшан” газетасының һәм Татарстан Республикасы Чирмешән районы территориаль сайлау комиссиясенең “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтларында урнаштырылган.

Р.И. Әхмәдуллин,  ТР Чирмешән районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе.

Фото: Кадыйр Гомәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев