Чирмешән районында үткән елны 29 кешене эт тешләгән
Үткән ел район үзәк больницасына эт тешләгән 29 кеше мөрәҗәгать иткән, быел шундый 12 очрак теркәлгән.
Ел саен районда этләр проблемасы күтәрелә, ул аеруча Чирмешән өчен актуаль. Балаларны урамга чыгарырга куркыныч, дип зарланучы ата-аналар да бар. Социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә дә бу проблемага кагылышлы хәбәрләр язалар.
Чаралар да күрелә, әйтик, халыкка куркыныч тудыручы хуҗасыз этләрдән арыну өчен аларны тотуны оештыралар. Бу максатларга акча да каралган. 2022 елда 57 урам этеннән арынганнар.
Быел бу эшкә Әлмәт шәһәрендәге оешма алынган – алар белән контракт төзелгән. Этләрне аулаучылар, заявкалар буенча, авыл җирлекләренә барып эшлиләр.
- Аучылар инде берничә тапкыр Чирмешәнгә дә килделәр, урамда йөрүче хуҗасыз этләрне тотып киттеләр, - диде Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдинов. - Бүген бу мәсьәлә алай ук кискен тора димәс идем. Дөрес, андый проблема юк диеп тә булмый. Җирлек башкарма комитеты авыл халкының мөрәҗәгатьләре буенча кичекмәстән чаралар күрә. Район үзәгендә урам этләре санын арттыруга юл куймаска тырышабыз, ләкин күп нәрсә халыкның үзеннән тора, чөнки ул этләрнең күбесен хуҗалары үзләре куып чыгара. Иясез калган этләр үз көннәрен үзләре күрергә мәҗбүр булалар, усалланалар, күпләп үрчиләр, кешеләргә ташланалар. Хайванны ияләштергәнче ахырын да уйларга кирәк. Аннан соң кайберләрендә муенчаклары да бар, димәк әлеге эт кайсыдыр йорт хайваны. Андыйларны бәйдә тоту сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев