Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында сугышчы-интернационалистлар яшәгән йортларга истәлек такталары куелды

Сугышчы-интернационалистлар яшәгән йортлар әллә каян күренеп тора. Бөек Җиңү көне алдыннан алар яшәгән өйләргә махсус истәлек такталары урнаштырылган.

Әлеге эшне “Әфган сугышчылары берлеге Татарстан республикасы оешмасының Чирмешән районы бүлеге” җирле иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән башкарганнар.

- Мондый такталар элек Бөек Ватан сугышында катнашучыларның йортларына куела иде. Районның сугышчы-интернационалистлары исемен шулай мәңгеләштерү максатын район башлыгы Рамил Айбатов та куәтләде, - диде Әфган сугышы ветераннары оешмасы рәисе Наил Котбиев. – Рәхмәт, чыгымнарны да район күтәрде.

Әфганчылар яшәгән йортларга: "Бу йортта 1979-1989 елларда Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы яши" дип язылган. Шундый истәлек такталары Чечен сугышында һәлак булган һәм Мисырдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан якташларыбыз яшәгән йортлар диварларында да урын алган.

Истәлек такталары – хәрби бурычны үтәү, солдатларның батырлыгы, рух ныклыгы һәм патриотиз символы булып тора. Яшь буын геройларны онытмаска тиеш.

Екатерина Назимова фотосы

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев